Барлык яңалыклар

Укытучыларның хезмәт хакы кайчан һәм күпмегә артыр?

Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты укытучыларның хезмәт хакларын эзмә-эзлекле рәвештә күтәрү бурычын куя. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да борчыган бу мәсьәләдә үзгәрешләр быел ук башланырга тиеш. Укытучыларның хезмәт хакы кайчан һәм күпмегә күтәрелер? Җавап – сайтта!

Хөкүмәт карары нигезендә, укытучыларның хезмәт хаклары 2020-2022 елларда педагогларның эш хаклары даими рәвештә артып барырга тиеш. Моңа чыгымнар ил бюджетына салынган. Быел, 1 октябрьдән укытучыларның хезмәт хакы 5,4 процентка индексацияләнергә тиеш. 2021 елда ул тагын – 6,6, 2022 елда 6,1 процентка күтәрелергә тиеш.
Шунысы аяныч, илнең төрле төбәкләрендә укытучыларның хезмәт хаклары һәм алар файдалана торган ташламалар төрле-төрле. Иң зур “зарплата”лар, әлбәттә, Мәскәү белән Петербург шәһәрләрендә. Анда эш хаклары 100 мең сумнан да артып китәргә мөмкин. Читтәге төбәкләргә исә, гадәттәгечә, “куян шулпасының шулпасы” гына тия. Күп урыннарда укытучылар атнасына 36-40 сәгать дәрес укытып та, хезмәт хаклары 15-20 мең сумнан артмый. Бу, аеруча, әлегә ни стажлары, ни категорияләре булмаган яшь укытучылар өчен актуаль. Хөкүмәт, шушы аерманы бетереп, төрле төбәкләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын тигезләргә җыена. Алар региондагы уртача хезмәт хакыннан ким булмаска, ә киресенчә, аннан 20 процентка артык булырга тиеш.
Шулай ук Русия Хөкүмәте укытучыларга торлак сатып алуда да ташламалар булдыру максатын куя. Мәсәлән, шул ук Ленинград өлкәсендә яшь укытучы авылга кайтып эшкә урнашса, аңа торлак сатып алу, яки төзү өчен 1 000 000 сум акча бирелә. Аны дәүләткә кире кайтару кирәкми. Хөкүмәт, шушы башлангычны үрнәк итеп алып, “Земский укытучы” программасын бөтен ил буенча таратырга җыена.
Шулай итеп, тиздән яшьләребезнең югары уку йортларыннан дәррәү авылга юл алуларын да көтәргә мөмкин. Ул вакытка авыл җирендә, гомумән, мәктәп калса...
Фото Kp.crimea.ua сайтыннан алынды.
Читайте нас: