Барлык яңалыклар

Сигез балага – 600 мең сум!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектына таянып, ел башыннан “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында”гы Законга үзгәрешләр гамәлгә керде. Аерым алганда, алар Законның 10нчы мәддәсенә кагыла. Бер сүз белән әйткәндә, хәзер дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 600 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алучы гаиләләр исемлеге киңәячәк

"Бу акча элгәре 18 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелде. Хәзер дәүләттән 600 мең сумны 23 яшькә кадәрге сигез һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр алачак", — дип белдерде Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Парламент спикеры билгеләвенчә, элек балаларның кайсына да булса 18 яшь тулу белән дәүләттән 600 мең сумлык финанс ярдәме алу хокукы автоматик рәвештә югала торган булган.
Шулай ук, мәктәпне тәмамлаганнан соң белем алуларын югары уку йортларында һәм колледжларда дәвам иткән 18 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр дә бу түләүдән мәхрүм ителгән. Хәзер исә мондый чикләүләр алып ташанды.
Фото Karaidel.rbsmi.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: