Барлык яңалыклар

Кипкән чыршы, балкып торма чүплек түрендә...

Уфада 11, 12, 18, 19 гыйнвар көннәрендә кулланылган Яңа ел чыршыларын җыю буенча экологик акция үткәрелә. Бу эш Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Уфа кала хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу көннәрдә нарат һәм чыршыларны шәһәрнең 24 ноктасындагы махсус кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, 18 гыйнвар көнне башкаланың “Аркада” һәм “Купец” сәүдә үзәкләре янында Яңа ел купшыкайларын үтилләштерү буенча өстәмә нокталар ачылачак.
Акциянең төп максаты – шәһәр халкының игътибарын калдыкларны аерым җыю проблемасына җәлеп итү, чыршыларны икенчел чимал сыйфатында куллану мөмкинлекләрен ачу.
Әлеге акция беренче тапкыр 2019 елның гыйнварында үтте. Анда ике көн эчендә бер меңнән артык агач җыелган иде. Алар “Кроношпан” заводына кабаттан эшкәртүгә озатылды.
Фото Gorobzor.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: