Барлык яңалыклар

Авырулар Уфага вертолетта җилдерәчәк!

Яңа елда санавиациянең тагын сигез вертолет мәйданчыгы төзелеп файдалануга тапшырылачак

Гомумдәүләт проекты кысаларында яңа елда санавиациянең тагын сигез вертолет мәйданчыгы төзелеп файдалануга тапшырылачак. Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итүенә караганда, узган елда Уфада шундый бер мәйданчык Республика клиник Перинаталь үзәге территориясендә ачылган. Июль аенда Нефтекама, Аскын, Баймак (Сибай), Мәсәгут, Стәрлетамак, Белорет һәм Уфада барлыкка килергә тиеш. Пациентларны Уфага вертолет белән илтү вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк: әйтик, Стәрлетамактан очыш – 40 минут, Сибай һәм Баймактан – бер сәгать 40 минут, Белореттан – бер сәгать 30 минут, Октябрьскийдан бер сәгать вакыт эчендә килеп җитеп булачак.
Әлеге башлангычлар Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырыла.
Фото: panoramarb.ru
Читайте нас: