Барлык яңалыклар

Ир-атлар гомер озынлыгы буенча хатын-кызларны куып җитәрме?

Юктыр, мөгаен... Һәрхәлдә Росстатның Яңа ел алдыннан киң җәмәгатьчелеккә чыгарылган 2035 елга кадәрге фаразлаулары Владимир Путинның “май указлары”нда һәм гомумдәүләт проектларында билгеләнгән 2024 елга уртача 80 яшьлек гомер озынлыгына ирешү максатына 10-11 елга соңрак кына ирешә алуыбызны күрсәтә. Бу хакта тулырак – сайтта!

Росстат күзаллаулары буенча, гомер озынлыгы, чынлап та, арта бара, тик аның темплары артык тиз түгел. Ә бит Президентның “май указ”ларында 2024 елга Русиядә уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү бурычы куелган иде.
Әлегә иң зур куркыныч янаган өлкә – ул табигый туым мәсьәләсе. Кызганычка каршы, табигый кимү (ягъни картлыктан, төрле авырулардан, һәлакәтләрдән вафат булу) очраклары арта гына бара. Һәм бу югалтуларны табигый туу капламый. Президент исә нәкъ шушы таләпне куйган иде.
Белгечләр фикеренчә, ирләрнең һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы ел саен уртача 0,36 яшькә артып барып, 2035 елга 79,1 яшькә җитәчәк. Шунысы шатлыклы, бу фаразлар былтыр ясалган күзаллаулардан ике елга артыграк гомер вәгъдә итә. Хатын-кызлар 2035 елга ир-атлар белән чагыштырганда 7,5 яшькә озаграк яшәячәк. Гүзәл затларыбыз, статистлар фикере буенча, 82,7 ел яшәргә тиеш булса, ир-атка алар 75,2 ел гына гомер бүлә. Димәк, янә тигезлеккә ирешеп булмаячак...
Читайте нас: