Барлык яңалыклар

Бушлай сөт демографиягә тәэсир итәме?

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектының уңышлы нәтиҗәләрен Башкортстанда инде бүген үк күреп була. Моны Яңа ел алдындагы көннәр тагын бер тапкыр раслады. Мәсәлән, 30 декабрьдә Белорет каласында сабыйлар өчен яңа сөт кухнясы ачылды.

Яңа кухня өч яшькә кадәрге 1,2 мең баланы бушлай сөт продукциясе белән тәэмин итәчәк. Кухняның эше Белорет районы белән генә чикләнми. Ул Учалы һәм Архангель районнары балаларын да хезмәтләндерәчәк.
Моңа кадәр сөт кухнялары Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендә ачылган иде. Белореттагы кухня – 2019 елда ачылган шундый кухняларның дүртенчесе. Әлегә ташлама хокукына ия 5 мең бала сөт продукциясе белән тәэмин ителә. Быел гыйнвар аеннан бу эшкә барлык районнар да керешергә тиеш.
Сөт кухняларын тергезү социаль әһәмияткә ия. Проект аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балаларны сыйфатлы һәм сәламәт ризык белән тәэмин итү максатын куя.
Читайте нас: