Барлык яңалыклар

Яңа елга бүләккә – мәдәният йорты!

Башкортстанның Кыйгы районы халкы Яңа елны аеруча күтәренке кәеф белән каршы ала. Шушы көннәрдә Түбән Кыйгы авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Объект Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән.

Түбән Кыйгы авылында 1478 кеше яши. Ел саен биредә 250дән артык төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренә халыкның 15 проценты йөри.
Яңа мәдәният йорты гади түгел. Ул бер түбә астында мәдәният йортын, балалар сәнгать мәктәбе филиалын, китапханәне һәм музейны берләштерә. Шулай ук биредә 150 урынлык тамаша залы бар. Ул концертларны һәм фильмнарны виртуаль трансляцияләү мөмкинлегенә ия.
Үзешчән сәнгать коллективлары өчен заманча хореография залы һәм гримеркалар бар. Шунда ук авыл музее да урнашкан, биредә борынгы бабаларыбызның тормышы белән танышырга мөмкин.
Мәдәният йортын ачу тантанасында Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Кыйгы районы хакимияте башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов, авыл халкы һәм кунаклары катнашты. Яңа мәдәният йортында район сәнгать осталары катнашында күңелле концерт үтте.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47927 сайтыннан алынды.
Читайте нас: