Барлык яңалыклар

Дуван районында – яңа социаль-мәдәни үзәк!

27 декабрьдә Дуван авылында тантаналы рәвештә яңа социаль-мәдәни үзәк ачылды. Ул Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.

Тантанада Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Социаль-мәдәни үзәкнең гомум мәйданы 1369 квадрат метр тәшкил итә. Ике катлы бинада иҗат һәм ял өчен бөтен шартлар тудырылган – методик кабинет, 300 урынлы тамаша залы, эстрада, артистлар залы, фойе, вестибюль, костюмер бүлмәсе, вахта, санитар бүлмәләр, тренажёр залы, душ һәм чишенү өчен бүлмәләр каралган. Моннан тыш, бинада балалар өчен уен бүлмәсе, тавыш режиссеры студиясе, фильмнар күрсәтү өчен проекцион бүлмә, халык хоры кабинеты бар.
Мәдәният йортының яңа бинасы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Урамда иркен ял итү зонасы, автопарковка урнашкан.
Авыл халкы кунакларны концерт белән каршы алды – яңа мәдәният йорты сәхнәсендә районның хореографик һәм вокаль коллективлары үзләренең иң яхшы сәхнә номерлары белән чыгыш ясады.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47925 сайтыннан алынды.
Читайте нас: