Барлык яңалыклар

«Процесслар фабрикасы» – нәрсә ул?

26 декабрьдә Владимир Путинның «май указлары» нигезендә кабул ителгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Уфада «Процесслар фабрикасы» укыту-җитештерү мәйданчыгы ачылды.

Тантанада сәламләү сүзе белән Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Әлфия Тувалбаева чыгыш ясап, республиканың 18 предприятиесендә җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча тәүге проектлар тәмамлануын билгеләде.
– Әлеге фабрика – җитештерү процессларында сакчыллыкка ирешүнең нигезләренә өйрәтә. Ул аерым цехның һәм предприятиенең эш барышын минималь финанс чыгымнары белән алып бару юлларын күрсәтә. Сакчыл җитештерү инструментларын кертү еш кына чыгымнарны икеләтә киметә. "Фабрика" тренерларының бурычы – предприятиеләрне моңа өйрәтү, процессларны тизләтү һәм шуның белән бергә үз потенциалларын үстерү, – дип шәрехләде Әлфия Тувалбаева.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең федераль үзәге" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ирина Жук быел илдә 16 "фабрика" сафка керүен билгеләде, шуларның икесе инде эшкә керешкән. Аның сүзләренчә, әлеге оешмалар берничә юнәлештә эшли, бер яктан, "сакчыл җитештерү"нең асылын аңларга һәм аңлатырга ярдәм итә, икенче яктан, предприятие хезмәткәрләренең үз компанияләре икътисадына йогынты ясау юлларын өйрәтә.
Укыту форматы буенча, 15 кешедән торган команда 8 сәгатьлек тренинг үтәчәк. Әлегә укуда тәүге өч компания хезмәткәрләре катнашты да инде.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47920 сайтыннан алынды.
Читайте нас: