Барлык яңалыклар

Башкортстан мәктәпләре автобуслы булды!

25 декабрьдә Уфада республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобусларын тапшыру тантанасы узды. Бу эш Русия Президентының “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылды. 37 яңа автобус ачкычларын водительләргә Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Фәнур ЯГАФӘРОВ тапшырды.

– Республикабызның автобус паркының даими рәвештә яңартылуына мин шат, – дип билгеләде ул. – Бүген без федераль акчалар хисабына сатып алынган яңа техника ачкычларын тапшырабыз.
Яңа автобуслар ГЛОНАСС спутник навигациясе белән җиһазландырылган, аларда шулай ук тахографлар урнаштырылган. Автобуслар Уфа, Нефтекама, Салават шәһәрләрендә һәм республиканың төрле районнарында йөриячәк.
Өч автобусны начар ишетүчеләр өчен Уфа коррекцион мәктәп-интернаты, Г.Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернаты һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен Илеш коррекцион мәктәп-интернаты алды. 2019 елда Башкортстан мәктәпләре яңа143 автобуска ия булды.
Хәзерге вакытта республикада 1436 мәктәп автобусы эшли. Көн саен алар 2,7 мең авыл һәм шәһәрдә 42 мең укучы ташый.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47915 сайтыннан алынды.
Читайте нас: