Барлык яңалыклар

Дәваханәләр – янда гына!

Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Авыргазы һәм Зилаер районнарында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Авыргазы районының Степановка авылында урнашкан ФАП биредәге алты авыл –Степановка, Александровка, Марьяновка, Нәҗметтдин, Добровольное һәм Терешковка авыллары халкын хезмәтләндерәчәк. Аларда барлыгы 1000нән артык кеше яши, шуларның 167се – балалар.
Зилаер районының Анновка авылында урнашкан ФАП исә Анновка, Васильевка һәм Владимиро-Николаевский авыллары халкына хезмәт күрсәтәчәк. Аларда бүгенгә 178 кеше яши, шуларның 28е – балалар. Биредә авыруларны “Земский доктор” программасында катнашучы фельдшер дәвалаячак.
Модульле ФАПлар заман стандартларына туры килә торган уңайлы биналарда урнашкан. Алар уртак проект буенча төзелгән. Биналарга суык һәм кайнар су, канализация үткәрелгән, вентиляция системасы урнаштырылган, биналар электр белән җылытыла. Аларда фельдшерның кабул итү, процедура кабинетларыннан тыш, акушер һәм санитар-көнкүреш бүлмәләре бар. Заманча биналар кирәкле медицина җиһазлары һәм корылмалары белән җиһазландырылган.
Яңа ФАПларда уңайлы шартларда медицина ярдәме алырга мөмкин.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47897 сайтыннан алынды.
Читайте нас: