Барлык яңалыклар

Башкортстанда хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелергә тиеш!

Республиканың 56 предприятиесе хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча гомумдәүләт проектына керде.

Декабрьдә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында «Стеклонит» һәм «Почет орденлы Бәләбәй сөтчелек комбинаты сөтчелек комбинаты» акционерлар җәмгыяте белән шушы проектка керү турында килешү имзаланды.
«Стеклонит» – Башкортстанда композит материаллар һәм геосинтетиклар нигезендә пыяласүс җитештерүче иң эре компания. «Почет орденлы Бәләбәй сөтчелек комбинаты сөтчелек комбинаты» акционерлар җәмгыяте исә – Русиянең иң эре сыр җитештерүчеләренең берсе. җитештерүчеләрнең берсе. Комбинат продукциясе Калининградтан Хабаровскка кадәр Русиянең һәрбер почмагында сатып алучыларга билгеле. Компания җитештерелгән продукциянең сыйфатына, яңа технологияләргә һәм рецептураларга зур игътибар бирә.
Бүгенге көндә гомумдәүләт проектына республиканың 50 предприятиесе керде. Алар арасында 40 эшкәртү предприятиесе, шулай ук 7 авыл хуҗалыгы һәм 3 төзелеш оешмасы бар. Шулай итеп, 2019 елга куелган бурычлар үтәлде.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең https://pravitelstvorb.ru/upload/iblock/52f/52f9ffce59e5af2bf66014a4fa53cf12.JPG сайтыннан алынды.
Читайте нас: