Барлык яңалыклар

Дүртөйле районында – ике яңа ФАП!

Башкортстанның Дүртөйле районы Чарлак һәм Тәкәрлек авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Бу эш Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында башкарылды.

Фельдшер-акушерлык пунктлары әлеге авылларда яшәүче 900 кешегә, шул исәптән, балаларга да, хезмәт күрсәтәчәк. Монда заман стандартларына туры килә торган уңайлы шартларда медицина ярдәме алырга мөмкин.
Ике ФАП та уртак проект буенча төзелгән. Аларга суык һәм кайнар су, канализация үткәрелгән, вентиляция системасы урнаштырылган, биналар электр белән җылытыла,
Биредә фельдшерның кабул итү, процедура кабинетларыннан тыш, акушер һәм санитар-көнкүреш бүлмәләре бар. Заманча бина кирәкле медицина җиһазлары һәм корылмалары белән җиһазландырылган.
Ел ахырына кадәр Башкортстанда тагын берничә фельдшер-акушерлык пункты ачылырга тиеш.
Читайте нас: