Барлык яңалыклар

Өлкәннәрне дәваханәләргә илтеп кенә куячаклар...

19 декабрьдә Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында “Башкортстан Республикасында гражданнарны социаль хезмәтләндерү турындагы” Законга үзгәрешләр кертелде. Хәзер 65 яшьтән өлкән кешеләрне дәваханәләргә илтү кичекмәстән үтәлергә тиешле социаль хезмәтләндерү чаралары исемлегенә керә. Бу эш Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” региональ проекты кысаларында башкарыла.

Республиканың Гаилә һәм хезмәт министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова сүзләренә караганда, агымдагы елның августында “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына китерү өчен 22 автомобиль сатып алу оештырылган.
Шуның аркасында, республикада күрсәтелгән түләүсез социаль хезмәтләр исемлегенә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне дәваханәләргә илтү өстәлде.
Шулай ук гражданнарга өйләрендә бушлай күрсәтелгән социаль хезмәтләр исемлеге дә киңәйтелгән.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47889
Читайте нас: