Барлык яңалыклар

Дәваханәләргә – яңа автомобильләр!

Башкортстандагы медицина оешмаларының автопаркы 13 яңа ашыгыч ярдәм машинасы белән тулыланды. Алар Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының республикада югары дәрәҗәдә үтәлешенең бер билгесе булып торалар.

Матди-техник базаларын ныгыту өчен республика медицина оешмалары 13 яңа ашыгыч медицина ярдәме машинасы белән тәэмин ителде. Яңа автомобильләр УАЗ шассие базасында җыелган.
Махсус машиналар заманча медицина техникасы белән җиһазландырылган, биредә пациентларга ярдәм күрсәтү өчен күрсәтү өчен кирәкле аппаратлар да бар. Автомобильләрдә наркоз бирү, ясалма рәвештә тын алдыру аппаратлары, электрокардиографлар, дефибрилляторлар урнаштырылган. Алар шулай ук реанимацион җыелмалар, носилкалар һәм башка кирәкле медицина чаралары белән җиһазландырылган.
Яңа автомобильләр Бәләбәй, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Бүздәк, Дүртөйле районнарының һәм Сибай, Нефтекамск, Салават, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләренең хастаханәләренә озатылган. Ишембай үзәк хастаханәсе исә берьюлы ике ашыгыч медицина ярдәме машинасына ия булган.
Фото Башкортстан Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=47879 .
Читайте нас: