Барлык яңалыклар

Башкортстанга Форбс исемлегендәге инвесторлар тулды

18 декабрь “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстан чакыра” дип аталган инвестиция форумы узды.

Аның пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Утырышны Русиядәге күренекле тележурналист Владимир Познер алып барды.
Утырыш алдыннан Башкортстанның “Ирекле инвестицияләр территориясе” дигән темага презентациясе булды. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров алып барды. Ул республиканың икътисади, гыйльми һәм интеллектуаль куәте белән таныштырды.
“Башкортстан чакыра!” инвестиция форумында инвесторлар белән берничә килешү имзаланды.
Алар арасында Салаваттагы катализатор заводында порошок силикагельләре җитештерү буенча яңа җайланма төзү проекты да бар. Аның күләме 450 миллион сумга якын. Чарада барлыгы 4 миллиард 600 миллион сумлык килешү имзаланды.
Silikagel сәнәгатьтә һәм көнкүрештә кулланыла. Сеңдерү сәләтенә ия булу сәбәпле, ул төрле җиһазларны коррозия барлыкка килүдән озак саклаганда, шулай ук оптик приборлар, күн эшләнмәләре, аккумулятор батареялары җитештергәндә кулланыла. Моннан тыш, азык-төлек сәнәгатендә, фармацевтикада кулланыла.
Форумда 300гә якын инвестор катнашты, алар арасында Форбс исемлегенә кергән дистәгә якын инвестор да бар. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру юнәлешендә оештырылды.
Читайте нас: