Барлык яңалыклар

Миякәдә – гаилә мәдәният йорты!

14 гыйнварда Миякә авылында яңартылган гаилә мәдәният йорты ишекләрен ачты. Капиталь ремонт Русия Президенты Владимир ПУТИНның “май указлары” нигезендә имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” программасы кысаларында башкарылды.

Ремонт үткәрүгә федераль һәм республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүленде. Бинаның тәрәзәләре һәм ишекләре алыштырылды, бинаның түбәсенә капиталь ремонт үткәрелде. Шулай ук мәдәният йортының җылыту системасы яңартылды, тантаналар һәм спорт заллары ремонтланды. Бинаның фасады да яңа төс алды.
Мәдәният йортын ачу тантанасына Башкортстанның мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та килде. Үзенең чыгышында ул мәдәният йортында халык өчен барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте: аерым алганда, балалар өчен уен бүлмәсе, психолог, логопед, дефектолог кабинетлары эшли. Өлкәннәр исә тренажерлар залында спорт белән шөгыльләнеп, 3D кинотеатрда яңа фильмнар карап чыга ала, шулай ук аларга психологик ярдәм кабинеты да ачылган.
2019 елда “Мәдәни мохит” проекты буенча Башкортстанда 2 мәдәният учреждениесен реновацияләү, авыл җирлегендә 3 мәдәни-ял итү үзәге төзү, 10 кинозалны яңарту, “Николай Рубинштейн” маркалы 63 пианино урнаштыру, 20 балалар сәнгать мәктәбен һәм 2 көллиятне җиһазландыру каралган.
Читайте нас: