Барлык яңалыклар

Путин Уфа хастаханәсен тренажерлы итте

Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе Владимир Путинның милли проекты ярдәмендә заманча җиһаз алды

Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыру кысасында Уфада ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кул-аякларны актив-пассив реабилитацияләү өчен заманча тренажерлар комплексы алды. Болар хакында “Башинформ” хәбәрчесе Галина Бахшиева хәбәр итте. Аңа караганда, яңа җиһазда тернәкләндерүне бүгенге көндә 150гә якын пациент узган. “Механотерапевтик тренажерлар хәрәкәт активлыгын торгызу, пациентлар хәрәкәтләрен координацияләү өчен билгеләнгән, – дип аңлаттылар республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. – Система эшенең нигезендә кулларның һәм җилкәләрнең, шул исәптән гади хәрәкәтләрнең дә, вак моториканың да хәрәкәтләрен имитацияләү ята”.
Белгечләр әйтүенчә, яңа система биологик кире элемтә белән тәэмин ителгән. Тренажерларда шөгыльләнгәндә пациентның функциональ мөмкинлекләрен бәяли торган уен программаларын куллануны күздә тоталар. Тренажерлар инсульт кичергәннәр, кул-аяк, арка мие җәрәхәтләре алган кешеләр өчен кулланыла. Моннан тыш, тренажерлар комплексын неврология авырулары һәм аякларның хәрәкәт итү функциясен өлешчә югалтуга бәйле авырулар вакытында да кулланырга мөмкин. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт милли проекты Руссия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән.

Читайте нас: