Барлык яңалыклар

«Санлы икътисад»та – Башкортстанның 722 объекты!

Үзәктән еракта урнашкан торак пунктлардагы социаль әһәмияткә ия объектларга интернет уздыру Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган «Русиянең санлы икътисады» гомумдәүләт программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында башкарыла. Быел Башкортстанда 722 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле Интернетка тоташтырылды.

Башкортстанда республиканың социаль әһәмияткә ия объектларын (СЗО) Интернет челтәренә тоташтыру буенча ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бу эш Русиянең Элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгының федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлегә проектның беренче этабы һәм беренче елы тәмамланды. Республикабызда ул «Башинформсвязь» акционерлык җәмгыяте тарафыннан башкарыла. Контракт шартлары нигезендә 2019 елның 1 декабренә кадәр провайдер Башкортстандагы 722 социаль әһәмияткә ия объектны интернет челтәренә тоташтырган. Бу федераль проект программасына кергән республика объектларының 26 процентын тәшкил итә.
Проектның беренче этабында Дәүләкән, Учалы, Бөре, Стәрлебаш, Шаран, Буздәк, Дүртөйле һәм башка районнарда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьлары, мәгариф учреждениеләре, авыл хакимиятләре интернет бәйләнеше белән тәэмин ителгән.
Шунысы мөһим: фельдшер-акушерлык пунктларында, янгын сүндерү частьларында һәм авыл хакимиятләрендә интернет бәйләнешнең минималь тизлеге - кимендә 10 Мбит/с, авыл мәктәпләрендә - кимендә 50 Мбит/с, шәһәр мәктәпләрендә 100 Мбит/с булырга тиеш.
Читайте нас: