Барлык яңалыклар

Туризмның да йөзе бар

12-13 декабрьдә этнотуризм буенча беренче Халыкара форум узды.

Республикада кайда һәм ничек ял итәргә була? Бу сорауга җавап Уфа шәһәрендә этнотуризм буенча узган беренче халыкара форумда бирелде. Анда Башкортстанның туристик продуктлары күргәзмәсе узды. Башкортстанның иң яхшы туроператорлары иң кирәкле һәм кызыклы турлар турында сөйләделәр. Күргәзмәдә башкорт милли ашларын тәмләп карарга, Terra Zima кышкы фестивален уздыру турында тулырак белергә һәм Уфада Яңа ел бәйрәмнәре турында мәгълүмат алу мөмкин булды. Форум кысаларында “туризмда төп digital-инструментлар”, “туризм үсешенең төп инструменты буларак этника”, “этномаршрутларның үзара бәйләнеше һәм үсеше”, “этномаршрутлар булдыру һәм үстерү”, “төбәкләрдә этнотуризмны үстерү өчен шартлар булдыру”, “туризмны алга үстерүдә видеоконтент роле”, “сәнгать һөнәрләре һәм туристлык сувенирлары”, “этнотуризм нигезе буларак милли кухня” темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

Форумда Швеция, Австрия, Польша һәм Молдова туриндустриясе вәкилләре дә катнашты. Спикерлар арасында: Геннадий Шаталов (“Туристлык сувениры” Бөтенрусия конкурсын һәм “Ел маршруты” Милли туристик премияне оештыручы), Иван Васин (National Geographic Traveler журналы баш мөхәррире), Александр Каммель (CIFFT туристик кинофестивальләр Халыкара Комитеты директоры (Вена шәһәре, Австрия), Алексей Кокурин (“Бөек Болгар” урта гасыр сугышы фестивален оештыручы (Казан шәһәре), Рина Гринберг (“Иштуган” кыслалар тоту фестивален оештыручы), Олег Чегодаев (“Урал таулары амбассадоры”), фотограф, сәяхәтче), Ева Котус (filmat туристик һәм корпоратив фильмнар халыкара фестивале директоры (Варшава шәһәре, Польша) һәм башкалар катнашты.

Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, гомумдәүләт проектын тормышка ашыру юнәлешендә оештырылды.
Читайте нас: