Барлык яңалыклар

Баймак районында – яңа фельдшер-акушерлык пункты!

11 декабрьдә Баймак районының Семеновское авылында Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Фельдшер-акушерлык пункты биредәге ике авылда яшәүче 276 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Модульле ФАПта заман стандартларына туры килә торган уңайлы шартларда медицина ярдәме алырга мөмкин.
Биредә фельдшерның кабул итү, процедура, балалар, күзәтү кабинетлары, санитар-көнкүреш бүлмәләре бар. Заманча бина кирәкле медицина җиһазлары һәм корылмалары белән җиһазландырылган: монда электрокардиограф, дефибриллятор, глюкометр, гинекология креслосы, дару препаратлары өчен суыткыч һәм башка техника бар.
Ел ахырына кадәр Башкортстанда тагын берничә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылырга тиеш.
Читайте нас: