-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Фән дөнья дәрәҗәсенә чыгачак диләр...

Югары уку йортлары уртак мәнфәгатьләр буенча берләшәчәк.

Башкортстанда фәнни-мәгариф үзәкләре төзү кысаларында 150гә якын вузара кафедра барлыкка киләчәк
Башкортстанда гомумдәүләт проектына ярашлы, төбәкнең алты университеты базасында 150 вузара кафедра һәм лаборатория булдырылачак. Ул дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге булачак. Югары уку йортлары уртак мәнфәгатьләр буенча берләшәчәк, болар хакында Башкортстан Республикасының Үсеш Корпорациясен үстерү директоры Руслан Казыйханов хәбәр итте.
Аңа БДУ, БДПУ, авиация, медицина, нефть-техник һәм аграр университетлар керәчәк. Аларда тематикалар буенча кафедралар планлаштырыла, Мәсәлән, авиация һәм медицина оператив хирургиядә робот навигация системаларын булдыру тематикалары буенча эшли ала, – дип хәбәр итте Руслан Казыйханов.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика парламентына Юлламасында төбәктә 150 вузара кафедра һәм яңа лаборатория барлыкка киләчәген белдергән иде. Аның сүзләренчә, бу проект Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган.