Барлык яңалыклар

Талантлы студент һәм аспирантларның стипендияләре ике тапкырга артачак!

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында белдерде. Биредә ул республикада гомумдәүләт проектлары үтәлешенә аерым тукталды. “Русия Президенты Владимир Путин, май Указларында Русиянең якындагы алты елга үсеш стратегиясен тәкъдим итеп, кешеләргә цифрлар яки процентлар кирәкми, диде. Алар тормышның сыйфатын яхшыртуны көтә. Нәкъ менә шунда мин үз эшчәнлегемне тупларга телим”, – дип ассызыклады ул.

Республика Башлыгы 12 гомумдәүләт проектының һәркайсына аерым тукталып узды. Мәсәлән, “Фән” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары кысаларында республиканың югары уку йортларында тиздән яңа перспективалы белгечлекләр ачылачак. 150гә якын вузара кафедра, яхшы җиһазландырылган яңа лабораторияләр барлыкка киләчәк. Биш мең урынга исәпләнгән заманча вузара студентлар кампусы төзеләчәк, дип ышандырды Радий Хәбиров.
Җитәкче билгеләвенчә, Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның дүрттән бер өлеше ел саен башка төбәкләрнең югары уку йортларына укырга китә. Аларны безнең университетларда кирәкле белгечлекләр, уку өчен заманча инфраструктура, фән, иҗат белән шөгыльләнү, уңайлы яшәү һәм эшкә урнашу перспективалары җитәрлек дәрәҗәдә канәгатьләндерми.
Безнең университетлар Россиянең алдынгы вузлары дәрәҗәсендә булырга тиеш. Республика барлык юнәлешләр буенча да ярдәм күрсәтергә әзер, дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Республика башлыгы югары уку йортлары алдына предприятиеләр белән берлектә, региональ икътисадның ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа белем бирү программаларын эшләү бурычын куйды.
Фән һәм инновацион сектор белән университетларның көчләрен берләштерү өчен Башкортстан Хөкүмәте киләсе ел ахырына кадәр Технополис – республика фән һәм технологияләр йорты төзү эшен төгәлләргә тиеш.
Бер үк вакытта талантлы студентлар һәм аспирантларның стипендияләре Башкортстан бюджеты исәбеннән ике тапкырга артырга тиеш.
Читайте нас: