Барлык яңалыклар

Бәләбәй, бәй, бәй...

Бәләбәйгә "Таврос" һәм "Лидер" килә.

Бәләбәй шәһәрендә “Таврос” дип аталган ит эшкәртү һәм колбаса эшләнмәләре җитештерү буенча заманча предприятие төзү планлаштырыла. Проектның гомум бәясе 7,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Ул 1166 яңа эш урыны булдыруны күзаллый. Әлеге проект 2025 елга кадәр тормышка ашырылачак.
Бәләбәйдә шулай ук тәүлегенә 20 тонна сөт эшкәртү буенча заманча сөт комбинатын төзү дә планлаштырыла. “Лидер” дип аталган әлеге предприятиене төзү өчен 130 млн.сумга якын акча җәлеп ителергә тиеш. Бу предприятие 67 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге предприятиеләр Русия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе программасына кергән. Аңа ярашлы, предприятиеләр ташламалы салым шартлары белән файдалана, инвестицияләр җәлеп итү, икътисадны үстерү һәм халык тормышын яхшырту өчен булдырыла торган башка өстенлекләр белән файдаланачак. Мондый алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре ташламалар белән яңа предприятиеләр төзеп сафка кертүне күз уңында тота. Бу башлангычлар Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Читайте нас: