Барлык яңалыклар

Уфада һөнәрчеләр фестивале узды

Фестиваль 5 декабрь башланып, өч көн дәвам итте. Аның кысасында һөнәрче-осталар күргәзмәсе оештырылды. Чарада бик күп бәйгеләр узды. Алар арасында “Ел һөнәрчесе-2019”, “Яшь һөнәрче”, “Алтын куллар”, “Башкорт шәле” конкурслары зур кызыксыну белән кабул ителде.

Ел һөнәрчесе-2019” бәйгесенә катнашу теләге белдереп республиканың 35 шәһәр һәм районыннан 237 остадан гариза килгән иде. Финалга 8 шәһәр – Уфа, Нефтекама, Туймазы, Бәләбәй, Бөре, Дүртөйле, Сибай, Салават һәм 17 районнан – Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Дүртөйле, Иглин, Уфа, Караидел, Кырмыскалы, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Федоровка, Хәйбулладан 107 катнашучы сайлап алынды. Фестиваль кысаларында беренче тапкыр Уфада “Һөнәр мәктәбе” эшләде, анда теләге булган һәр кеше чын осталардан теге яки бу сәнгать күнекмәләрен алу мөмкинчелегенә ия булды.

Дүрт көн эчендә 120дән артык осталык дәресе үткәрелде, республика осталары һәм һөнәрчеләр тәҗрибә уртаклаштылар. Фестиваль кунаклары үз көчләрен агачка рәсем ясауда, тукыма һәм агачка язуда, киез басуда, йон һәм мамык эрләүдә, тукуда, ювелир эштә сынап карадылар.

Әлеге чаралар Русия Президентының май указын тормышка ашыруга ярашлы оештырылды.

Читайте нас: