Барлык яңалыклар

Хәзер уку йортлары да акча эшли

Владимир Путинның «май указлары» нигезендә кабул ителгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәгариф министрлыгы 2020 елда «Яшь профессионаллар (Һөнәри белем бирүнең конкурентлыгын арттыру)» федераль проекты буенча конкурс үткәрде. Башкортстанның өч уку йорты анда җиңеп чыгып, дәүләт грантларына лаек булды.

Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр көллияте «Социаль өлкә» лоты буенча җиңүче дип игълан ителде, Туймазы дәүләт юридик көллияте — «Мәгълүмати-аралашу технологияләре» лоты буенча, ә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты «Социаль өлкә» лотында җиңү яулады.
— Без «Социаль өлкә» лотында эш тәкъдим иттек, безнең көллияттә әлеге юнәлеш буенча төп белгечлекләр күптән эшләп килә. Әлеге грант акчаларына остаханәләр булдырылачак, көллиятнең матди-техник базасы ныгытылачак. Без дүрт остаханә төзергә тиеш: «Кече сыйныфларда укыту», «Мәктәпкә кадәрге тәрбия — балалар бакчасында тәрбия бирү», «Полицейский» — юристлар әзерләү, шулай ук «Коррекцион-үстерү буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы» остаханәләре. Бу өлкәләрдә тәҗрибәбез зур, — дип сөйләде Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр көллиятенең инклюзив белем ресурс үзәге мөдире Наилә Шәяхмәтова.
Федераль грант кысаларында Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжына гына да 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелергә тиеш, аның тагын бер өлеше республика казнасыннан бүленәчәк. Көллияттә 800дән артык студент белем ала, шуларның 10 процентын физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тәшкил итә.
Читайте нас: