Барлык яңалыклар

Әниләр яңа һөнәр ала ала

«Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру» федераль проекты кысаларында республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 7 меңнән артык яшь әни укулар узачак. Гомумдәүләт проектлары Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Биш елга исәпләнгән программа бала карау ялында булган, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга адресланган. Өч айга кадәр дәвам иткән уку вакытында хезмәткә түләүнең минималь күләме күләмендә стипендия дә бирелә.
Проект балалы хатын-кызларга кирәкле һөнәр алырга мөмкинлек бирә, бу хезмәт базарында аларның конкурентлыкка сәләтлелеген сизелерлек арттырачак.
Баланы карау ялында булган хатын-кызларны яңадан укыту буенча чаралар республикада 2011 елдан бирле уздырыла. Ел саен әлеге программа кысаларында бала карау ялында булган 350-400 әни өстәмә белем ала. Алты ел эчендә 2800 яшь әни яңа һөнәри белем ала алды. Аларның күбесе бүген уңышлы эшли. Алар мондый программа хатын-кызларга бик кирәк, диләр, һәм бүтән әниләргә дә мондый мөмкинлектән файдаланырга киңәш итәләр. Алар сүзләренчә, бу йорт эшләреннән бераз аерылу, һөнәр һәм үз киләчәге турында уйларга мөмкинлек бирә.
Читайте нас: