Барлык яңалыклар

Владимир Путин Башкорт драма театрын котлады

Русия Президенты Владимир Путин Башкорт драма театрын 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Русия Президенты Владимир Путин Башкорт драма театрын 100 яшьлек юбилее белән котлады. Президент театрның күпмилләтле мәдәниятне үстерүгә керткән өлешен һәм артистларның илһамлы хезмәтен билгеләп үтте. Бу хакта күп кенә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итте.

Илдәге иң өлкән театрларның берсе булган Башкорт академия драма театры республиканың рухи мирасын саклауга зур өлеш кертте. Бу юбилейның 2019 елда уздырылган Театр елына туры килүе зур мәгънәгә ия. Башкорт академия драма театрында сәләтле кешеләр эшли, алар зур театраль проектларны тормышка ашыра”, диде Владимир Путин котлавында.

Башкорт драма театры 1919 елда Стәлетамакта оештырылган. Ул ике тапкыр “Алтын битлек” премиясенә лаек булды.

Агымдагы елдан Русия Президентының гомумдәүләт проектына ярашлы, тамашаларны интернет-трансляцияләү дә башланды.
Читайте нас: