Барлык яңалыклар

Беренче балаң тудымы? Акча ал!

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның буенча, беренче балалары туган гаиләләр ай саен 9789 сум күләмендә акча алу хокукына ия булачак. Ләкин моның кайбер “әднәке”ләре бар.

Башкортстанда беренче бала туганда пособие түләү шартлары үзгәрәчәк. Үзгәрешләр 2020 елның гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халык өчен билгеләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән кимрәк булса, ата-аналар беренче балага айлык пособие алу хокукына ия булачак. Башкортстанда бу сумма әлегә 20 мең 868 сум тәшкил итә.
Әлеге ярдәмнән файдалану өчен илдә даими яшәүче Русия гражданы булуың кирәк. Пособие күләме 9 мең 789 сум тәшкил итәчәк, ул бала өч яшькә җиткәнче түләнәчәк. Чагыштыру өчен, әлегә пособие 9 мең 182 сум тәшкил итә һәм балага яшь ярым тулганчы түләнә.
Беренче балага пособиене республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалларында, күпфункцияле үзәкләрдә, яки “Госуслуги” порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Читайте нас: