Барлык яңалыклар

Ә дәүләкәннәр чиста су эчәчәк

Ник дигәндә, монда су чистартучы яңа станция эшли башлаячак.Су чистарту системасын төзү Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелучы «Экология» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Дәүләкән шәһәрендә эчә торган суны чистарту системасын төзү Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелучы «Экология» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Объектны төзүгә 107,4 млн сум акча җибәрелгән, шуның 104,4 млн сумы – федераль бюджеттан, 2,1 млн сумы – республика бюджетыннан, калганы җирле бюджеттан.
Проект суны механик чистартуны, кире осмосны һәм эретүне күздә тота. Хәзер объектны эшләтеп җибәреп карыйлар. Су чистарту станциясен эшләтеп җибәргәннән соң, Дәүләкән халкы үзәк су белән тәэмин итү системасы аша сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Яңа система быел ук эшли башлар дип планлаштырыла.
Читайте нас: