Барлык яңалыклар

Федераль министр машиналар өләште

Уфада эш визиты белән Русия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова булып китте.

Шушы көннәрдә Уфага эш визиты белән Русия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килеп киткән иде. Ул сәфәр барышында республиканың медицина оешмалары җитәкчеләренә тугыз күчмә ФАП һәм “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында алынган дүрт ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды. Аның сүзләренә караганда, республика сәламәтлек саклау системасында булган үзгәрешләр, ашыгыч медицина ярдәме эшенең яңа форматы аеруча сөендерә.
Федераль министр бу мобиль ФАПларга ихтыяҗ булачак һәм кешеләр медицина ярдәменең һәркем алырлык һәм сыйфатлы булуыннан канәгать булырлар дигән өмет белдерде. Күчмә медицина дәвалау-диагностика комплекслары ПАЗ-32053 автобусы базасында төзелде. Әлеге ФАПлар медицина хезмәте күрсәтү зонасыннан читтә урнашкан ерак урыннарда 1 кешедән алып 100 кешелек торак пунктлар өчен билгеләнгән. Аларны Бөре, Красноусол, Кушнаренко, Мәсәгуть, Югары Яркәй,Туймазы, Благовещен, Раевка һәм Уфаның 21нче хастаханәсе алды. Ишембай һәм Бәләбәй үзәк район дәваханәләренә, Салават һәм Октябрьский хастаханәләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре бирелде.
Читайте нас: