Барлык яңалыклар

Дәваханәгә – җилләп кенә!

Владимир Путинның “май указлары нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләрне медицина тикшерүләренә бушлай йөртә башладылар.

«Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында авылда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне дәваханәләргә илтергә автотранспорт сатып алу өчен федераль бюджеттан 34 миллион сумнан артык акча бүленгән. Быел җәй электр күтәргечләр белән җиһазландырылган 18 микроавтобус һәм дүрт җиңел автомобиль сатып алынган.
Махсус транспорттан 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр файдалана ала. Алар Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы карамагындагы 17 стационар оешмага беркетелгән.
Хәзерге көнгә мондый медицина ярдәменнән 160тан артык авыл кешесе файдаланган. 2024 ел ахырына кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләренең 45 проценты мобиль бригадалар ярдәме белән тәэмин ителергә тиеш, дип хәбәр итте Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: