Барлык яңалыклар

«Туган тел укытучылары җитешми»

Нальчик шәһәрендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында РФ Мәгариф министры Ольга Васильева шулай дип белдерде

РФ Мәгариф министры Ольга Васильева үз чыгышында, «Мәгариф» гомумдәүләт проекты Русия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип билгеләде. «Мәгариф» гомумдәүләт проекты максатларының берсе – Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль яктан җаваплы шәхес тәрбияләү. Министр фикеренчә, бу максат 2025 елга кадәр кабул ителгән Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясенә аваздаш, ул шулай ук Русия дәүләтчелеген үстерүгә юнәлдерелгән, Ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара хезмәттәшлегенә нигезләнгән.
«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы һәм «Мәгариф» гомумдәүләт проектыннан тыш, Министрлык тарафыннан шулай ук рус теленә һәм Русия Федерациясе халыкларының телләренә ярдәм итү буенча ведомство программасы гамәлгә ашырыла. Бу 2025 елга кадәр исәпләнгән программа, ул шулай ук Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Ольга Васильева әйтүенчә, туган телләрне укытуда бик күп проблемалар бар. Министрлыкның мониторинг нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә туган телне укыта торган укытучылар илдә җитәрлек түгел. Туган телләрне укыту өлкәсендә башлангыч гомуми белем педагогларын төбәкләр әзерли, һәм бу күп яктан нәкъ менә регионнарның төбәк сәясәтенә һәм мондый педагогларны әзерләүгә мөнәсәбәтенә бәйле.
Бүгенге көндә ике предмет өлкәсе бар – туган тел һәм туган әдәбият. Хәзерге вакытта 24 урта һөнәри белем бирү оешмасы, педагогик колледжлар Русия Федерациясенең 15 субъектында 29 телдә педагоглар әзерли. Бу гына җитәрлек түгел. Урта һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем стандарты нигезендә бездә ике белгечлек бар – башлангыч сыйныфларда белем бирү һәм башлангыч белем бирүдә коррекцион педагогика. Башлангыч сыйныфларның барлык укытучылары да туган телне укытуга әзерлек ала, һәм 2019 елда чыгарылыш 15 759 кеше тәшкил итте, әмма бу да җитәрлек түгел.
Президент указын үтәү йөзеннән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык белән бергә Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзелде. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлешләре – Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү өчен дәреслекләр, укыту-методик комплектлар эшләүне тәэмин итү һәм шулай ук Русия халыкларының туган телләрен саклауга юнәлдерелгән мәдәни-агарту проектларын үткәрүне оештыру. Быел, 2019 елда, фондның төп бурычы Русия халыкларының 14 туган теле буенча дәреслекләр булдыру, һәм быел 64 дәреслек әзерләнеп бетәчәк.Бу мәсьәлә һәркемне бик борчый, чөнки хәзерге вакытта 10 туган телдә 222 дәреслек тәкъдим ителгән.
Агымдагы елда Министрлык тарафыннан Русия Федерациясе халыкларының туган телләрен үстерү институты төзелде. Институтның игътибары Русия Федерациясе халыклары телләре торышына мониторинг үткәрүгә, шулай ук якынча белем бирү программаларына һәм экспертларына анализ ясауга юнәлтелер дип көтелә.
Туган телләрне укыту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга системалы якын килү формалаштыру максатларында Министрлык туган телләрне укыту концепциясен эшләде һәм раслады. Илнең күпмилләтле булуын булуын исәпкә алып, концепция өстендә эш дәүләт структуралары, һөнәри, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар белән багланышларда корылды. Хәзер әлеге концепцияне гамәлгә ашыру планын эшләү буенча уртак эш бара.
Мәгариф министры, сүзен йомгаклап шуны әйтте: «Мәгариф» гомумдәүләт проектының ике зур максаты, аерым алганда: глобаль конкурентлыкка сәләтлелекә һәм гомуми белем бирү буенча дөньяда иң яхшылар унлыгына керү, шулай ук гармонияле үсеш алган һәм социаль яктан җаваплы шәхес тәрбияләү – күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятебезне берләштергәндә генә мөмкин.
Читайте нас: