Барлык яңалыклар

Почта хезмәте үсештә

Уфада тулысынча автоматлаштырылган яңа логистик үзәк төзеләчәк.

Милли логистик технологияләр” АҖ – “Русия Почтасы” федераль компаниясе һәм ВТБ банкының уртак предприятиесе, 1981 елда төзелгән тимер юл вокзалы янындагы элеккеге аэропортка алмашка яңа, тулысынча автоматлаштырылган логистик үзәк төзергә планлаштыра. Башкортстан Хөкүмәтендә “Инвестчаст”та проектны “Русия Почтасы” генераль директоры урынбасары Игорь Чебунин тәкъдим итте. “Дәүләт компаниясе почта җибәрүләре базарының үсешен елына 15-20% ка үстерү һәм ил буенча яңа логистика үзәкләре челтәрен төзүне планлаштыра”, – дип аңлатты ул.
Мәйданы 15 мең кв.метр булган бина Уфа районының Локотки бистәсе янында төзеләчәк. Эшләрне 2020 елның мартында башлау һәм 2021 елның мартында үзәкне файдалануга тапшыру планлаштырыла. Инвестицияләр күләме1,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары фәрманына ярашлы башкарыла.
2018 елда Уфаның сортлау үзәгендә 5 млн. халыкара посылка эшкәртелгән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 60% ка күбрәк һәм 2016 ел белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк. Ил буенча уртача алганда посылка китерү 450-490 сум тора.
Читайте нас: