Барлык яңалыклар

Уку йортларында – яңа лабораторияләр!

Владимир Путинның “май указлары” нигезендә тормышка ашырылган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның махсус урта белем бирүче уку йортлары яңа лабораторияләр белән җиһазландырыла.

Әлеге бәхеткә республиканың алты махсус урта белем бирү йорты ирешергә тиеш. Алар яңа 30 лаборатория белән җиһазландырылачак. Бүгенге көндә мондый лаборатория Уфаның радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында пәйда булды. Ул World Skills технологияләре буенча җиһазландырылган. Әлеге лабораторияләр – федераль һәм республика хакимиятләре, эш белән тәэмин итүче оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Аларда яшьләр яңа эш алымнарын үзләштерү, иң алдынгы илләрнең фәнни технологияләре белән танышу мөмкинлеген алачак. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Хөкүмәтенең вице-премьеры Фәнүр Ягафәров хәбәр итте.
Читайте нас: