Барлык яңалыклар

65 яшьтән өлкән авыл кешеләрен хастаханәгә бушлай алып бара башлаганнар

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен хастаханәләргә төрле тикшерүләргә махсус төзелгән мобиль бригадалары бушлай йөртә башлаган.

Бүгенге көндә картлар һәм психоневрология интернат йортлары хезмәткәрләреннән, шулай ук медицина хезмәткәрләрен торган бригадалар, үзләренә беркетелгән автомобильләр белән 160 тан артык өлкән яшьтәге авыл кешесен тикшерүгә алып килгән.
2024 ел ахырына кадәр мондый мобиль бригадалар белән республикада өлкәннәрнең 45 процентын колачлау планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, республика авылларында 65 яшьтән узган 222 мең кеше яши.
“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Өлкән буын” төбәк проектында автотранспорт сатып алуга федераль бюджеттан 34,2 млн сум акча бүленгән.
Августта 18 микроавтобус сатып алынган. Алар барысы да инвалид коляскалары өчен электр күтәргечләр белән җиһазландырылган. Автомобильнең сыйдырышлылыгы – сигез кеше. Бераз соңрак янга калган акчаларга тагын дүрт җиңел автомобиль сатып алынган, алар өлкәннәрне үзәк хастаханәләргә һәм поликлиникаларга тикшерү өчен тәгаенләнә. Махсус автотранспорт 17 социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмасына беркетелгән.
Проект Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куелучы «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Читайте нас: