Барлык яңалыклар

Бизнес уенга килегез

5 декабрьдә “Торатау” конгресс-холлында эшмәкәрләрнең “БизнесPRО” йомгаклау конгрессы узачак

5 декабрьдә “Торатау” конгресс-холлында эшмәкәрләрнең “БизнесPRО” йомгаклау конгрессы узачак

Форумны оештыручылар – Башкортстан Республикасының яшьлер сәясәте һәм спорт министрлыгы, Эшкуарлык буенча БР Дәүләт комитеты, “Минем Бизнес” малтабарлыкка ярдәм итү үзәге, “Русия терәге”, “Эшлекле Русия” һәм башка оешмалар.

Әлеге Конгресс эшкуарлар белән берлектә үткәрелә. Конгресс программасында республика Хөкүмәте һәм эшмәкәрләр белән Open Talk каралган, анда төбәк җитәкчеләренә сорау бирү мөмкинлеге булачак.

Белгечләр тарафыннан чыгышлар уздырылачак, алар хәзерге шартларда бизнесны үстерү өлкәсендә мәгълүмат белән уртаклашачак. Чара кысасында бизнес уеннар оештырылачак. Беренче кат фойесында эшмәкәрләр товарлары ярминкәсе урнашачак.

Читайте нас: