Барлык яңалыклар

Скальпель алтын буламы?

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстандагы иң яхшы хирургларның алтын кулларына алтын скальпельләр тапшырылды.

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә елның иң яхшы хирургларын бүләкләү тантанасы үтте.
2019 елда символик "алтын скальпель"гә танылган кардиохирург, медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Плечев һәм Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры профессор Валентин Павлов лаек булды.
Владимир Плечев – меңнән артык фәнни эш, монография һәм дәреслекләр авторы, аның күпсанлы авторлык таныклыклары һәм патентлары бар. Ул дистәләрчә медицина фәннәре докторларын һәм кандидатларын әзерләгән. Мәртәбәле бүләк аңа һөнәренә тугрылыгы өчен бирелде.
Валентин Павлов сидек куыгын алып ташлау һәм алмаштыру буенча уникаль операция башкарганы өчен билгеләнде. Хезмәт елларында ул, дәвалануның заманча ысулларын кертеп, йөзләгән операция үткәрүгә иреште.
Елның иң яхшы операциясендә ассистент буларак катнашканы өчен мәртәбәле дипломга БДМУ клиникасы табибы Марат Урманцев лаек булды.
Читайте нас: