Барлык яңалыклар

Дәүләт торак алуга булыша

Торак-коммуналь хуҗалык программасы уңай нәтиҗәләр бирә.

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында республика программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә 1,8 меңгә якын гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. Тагын 200гә якын кеше куллану ихтыяҗларына тупланган акчаларын алган.
Торак-коммуналь хуҗалык программасында катнашучыларга беренче ташламалы ипотека кредитлары бирү 2017 елда башланган иде. Агымдагы елдан башлап программаны тормышка ашыруга республика казнасыннан ел саен 235 миллин сум акча юнәлдереләчәк. 2018 елда бу максатларга 106 миллион сум бүлеп бирелгән иде.
Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 1 мартыннан программада катнашу өчен чикләүләр алынды. Элек анда бары ташламалы категория гражданнар гына катнаша ала иде.
Программа, беренче этапта гражданнар тарафыннан өч-алты ел дәвамында банк кертемнәрендә акча җыюны күз уңында тота. Икенче этап еллык 6-7 процент ставкасы буенча түбән процентлы ипотека кредиты алуны күзаллый. 2019 елның маеннан программада катнашучыларның еллык 5,5% ставкасы буенча ипотека кредиты алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Читайте нас: