Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров туган авылын күтәрә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районына эш сәфәре вакытында туган авылы Сәйрәндә булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай районына эш сәфәре вакытында туган авылы Сәйрәндә булды, анда аны якташлары бик җылы каршы алды. Соңгы елда торак пунктта сизелерлек үзгәрешләр булды. Авылга асфальт юл салынды, үзәк су челтәренә 21,7 млн. сум күләмендә капиталь ремонт ясала, 5,5 км торба салынды, су башнясы яңартылды. Шулай ук “Башнефть” авыл урамнарын яктыртуны 536 мең сумнан артык финанслаган. “Без мондый үзгәрешләрне күрмәдек, барысы да күз алдында, Хезер су бар, мондый ут Ишембайда да юктыр, мөгаен. Безгә һәм үз авылыбызга шундый игътибар бирүегез өчен рәхмәт сезгә, Радий Фәритович”, – дип авылдашлары Радий Хәбировка рәхмәтләрен белдерделәр. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, тиздән авылда янгын сүндерү-коткару бүлеге ачылачак.
Сәйрәндә 18 яңа эш урыны барлыкка киләчәк, авыл өчен бу бик зур ярдәм. Мин якташлар үз авылларына ярдәм итәргә тиеш дип саныйм”, – диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы хатыны белән бергә әтисе директор булып эшләгән мәктәптә булды. Мәктәп ансамбле кунаклар өчен кечкенә генә музыкаль этюд уйнады. Биредә бүген дүрт класс-комплектта 32 бала белем ала. Сыйныфның уртача тулылыгы – 8 бала. Мәктәпкәчә төркемгә 10 бала йөри. 2019 елда муниципаль район бюджеты хисабына 260 мең сумлык коймага капиталь ремонт ясалган. Шулай ук бюджет хисабына спорт залына 255 мең сумлык капиталь ремонт ясалды. Сәйрән авылында 3,6 млн сумлык яңа фельдшер-акушерлык пункты да эшли башлады. Башкортстан Башлыгы җирле фельдшер белән дә әңгәмәләште.
Читайте нас: