Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең һәр ел уза торган киңәйтелгән утырышы үтте. Анда мөхтәриятнең район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук, район һәм шәһәр башлыкларының мәдәният буенча урынбасарлары катнашты. Чара Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында узды.
Мөхтәрият утырышына рәсми вәкилләр дә килгән иде. Башкортстан хакимияте башлыгының эчке сәясәт буенча урынбасары Салават Сәгыйтов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның татар телен һәм мәдәниятен саклау өчен милли-мәдәни мөхтәрияткә күндергән хатын укып ишеттерде.
Башкортстан мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева чыгышында татар телен укыту буенча саннар китерде:
“Башкортстанда татар телендә уку һәм фән буларак өйрәнү 665 мәктәптә оештырылган. Аларда татар балаларының 33 проценты белем ала. 38 мәктәптә укыту татар телендә бара. Республикада барлыгы 606 укытучы татар теле һәм әдәбиятын укыта. Узган елны аларның саны 588 иде. Мәктәпкәчә белем бирү 103 балалар бакчасында оештырылган”, диде мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева. Ул туган телләрне укыту буенча Башкортстанда яңа концепция әзерләнүен дә сөйләде.
Милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары, “Кызыл таң” нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхтдинов милли матбугатны тарату авырлыклары турында сөйләде:
“Балтыйк буе илләрендә милли матбугатны саклау өчен һәр гаилә өчәр басмага язылганнар. Монда утыручыларның өчне түгел, берне алдырулары да шикле. Без мәктәптә укыган елларда балалар басмаларын сыйныф белән дә алдыра идек, мәктәп китапханәләренә дә яздыралар иде. Бүген китапханәләргә алдырмыйлар. Чөнки акчалары юк. Ә бит мәктәпләрнең ике меңнән артык китапханәләре бар. Бу өстәмә тираж дигән сүз.
Матбугатны тарату авырлыклары да бар. Мәсәлән, Туймазы районының Кәкребаш авылында почта бүлеге ябылу сәбәпле, “Кызыл таң” гәзитенең җиде атна соңлап килүе турында язып җибәрделәр. Милли матбугатка алдагы елга язылу нәтиҗәләрен ясаганда гыйнвар аена карыйлар. Гыйнварга саннар әйбәт була, февральгә тиражлар төшә. Икенче яртыеллыкка июль аена язылалар да, августка язылмыйлар.
“Кызыл таң” электрон гәзитен чит илләрдән иң күбе – Норвегиядә 238 кеше укый, иң азы Кытайда, дүрт кеше укый. Ә үзебездә дүрт бөртек басма гәзитне алдырмаган районнар да бар.
Басма матбугат барыбер бетмәячәк, саклап калачакбыз”, дип чыгыш ясады милли-мәдәни мөхтәрият рәисе урынбасары, “Кызыл таң” нәшрияты йорты җитәкчесе Фаил Фәтхтдинов.
Милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчесе Римма Үтәшева чыгышында татар теле олимпиадаларына соңгы елларда балаларның аз катнашуына борчылу белдерде. Шулай ук, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсиннарның исемнәрен мәңгеләштерү өчен оештырылган “Ике аккош” бәйгесендә нибары җиде генә район катнашуына да борчылу белдерде.
“Хәзинә” туристлык агентлыгы җитәкчесе Комил Сираҗетдинов милли туризм турында сөйләде.
Чарада яңгыраган проблемалар күбрәк мәдәният хакында булды.