Барлык яңалыклар

Экспорт буенча чыгымнар – дәүләт исәбеннән!

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы тормышка ашырыла. Проектны вакытында башкарып чыгу өчен Башкортстанда экспорт буенча транспорт чыгымнарын каплауга бүленгән дәүләт субсидияләре күләме шактый арттырылды.

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы тормышка ашырыла. Проектны вакытында башкарып чыгу өчен Башкортстанда экспорт буенча транспорт чыгымнарын каплауга бүленгән дәүләт субсидияләре күләме шактый арттырылды.
Башкортстан Хөкүмәте 2019 елда җитештерелгән продукцияне экспортлау чыгымнарының бер өлешен каплауга республика бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенә шактый зур үзгәрешләр кертте.
Беренчедән, чит илләргә үзебездә җитештерелгән продукция чыгарылганда, чыгымнарның 1 000 000 сумга кадәрге өлеше экспортлаучы оешмага бюджет исәбеннән кире кайтарылачак. Элек бу сумма 500 мең сум тәшкил итә иде. Даими рәвештә экспортлау эше белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт компенсациясе күләме биш тапкырга – элекке 1 000 000 сумнан 5 000 000 сумга кадәр күтәрелде.
Икенчедән, компенсацияләү хокукына ия продукция исемлеге киңәйтелгән. Ягъни, әлеге үзгәреш җитештерүчеләрнең киңрәк өлешен экспортлау программасына җәлеп итәчәк.
Транспорт субсидияләрен алу өчен экспортлаучыларга куелган таләпләр һәм чыгымнарны кайтару шартлары үзгәрешсез калган. Чыгымнарны компенсацияләү хокукыннан элек файдаланган компанияләр программада кабаттан катнаша ала.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт тарафыннан бирелә торган финанс ярдәменә Башкортстанда теркәлгән һәм 2018 елның 1 ноябреннән соң республика биләмәләрендә урнашкан пунктлардан урындагы җитештерүчеләрнең продукциясен транспортның барлык төрләре белән дә чит илләргә экспортка чыгарган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар дәгъва итә ала. Башкортстанда әлеге программа 2019 елның июнендә үз эшен башлады.
Читайте нас: