Барлык яңалыклар

“Идел” бит ул...

Уфада “Идел” башкорт һәм татар җырларының Халыкара фестиваль-конкурсы тәмамланды.

Уфада “Идел” башкорт һәм татар җырларының Халыкара фестиваль-конкурсы тәмамланды. Оештыру комитеты адресына катнашу өчен 74 гариза керде. Сайлап алу туры һәм читтән торып тыңлау нәтиҗәләре буенча сигез номинациядә финалга 42 конкурсант узды. Конкурста Уфа, Казан, Мәскәү, Октябрьский, Стәрлетамак, Ульяновский, Чистай, Аткарск, шулай ук Башкортстанның Зианчура, Бөрҗән, Салават районнарыннан, шулай ук Кытай һәм Кырым Республикасыннан башкаручылар катнашты.
Башкорт халык җыры” номинациясендә беренче урынны Әлфия Морзабаева, “татар халык җыры” номинациясендә Линар Шәймөхәммәтов, "балалар" номинациясендә Инсаф Ганибаев яулады. Иң яхшы коллектив дип “Жәннәт” вокаль ансамбле танылды. “Башкорт эстрада җыры” номинациясендә Ләйсән Каһирова, “татар эстрада җыры” номинациясендә Светлана Хәсәншина, “автор-башкаручы” номинациясендә Азамат Даутов җиңде. Быел әлеге чара “Мәдәният” милли проектына кертелгән һәм Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Фестиваль лауреатлары статуэткаларга ия булдылар һәм фестивальнең оештыру комитеты һәм партнерларыннан бүләкләр алдылар.
2020 ел “Идел” фестивале өчен юбилей елы булачак – проект үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. Болар хакында “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

Читайте нас: