Барлык яңалыклар

Юл газабы гүр газабы булмасын!

Владимир Путинның “май указлары” нигезендә тормышка ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда Башкортстанда 6,1 миллиард сум акча бүленәчәк. Быел бу максатка 5 миллиард сум тотылган иде. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов проектның быелгы нәтиҗәләрен барлауга багышланган җәмәгатьчелек тикшерүендә хәбәр итте.

Әлеге сумма зур проектларны башкарып чыгуга ярдәм итәчәк. Уфада яшәүчеләр өчен аларның иң мөһиме – Агыйдел елгасы аша күперне киңәйтү һәм калага көньяктан керү юлын төзекләндерү. Шулай ук алдагы елда башкаланың Пугачев урамы төзекләндереп бетереләчәк. Аның Салават Юлаев проспекты белән киселешендәге юл үткәргечендә исә ремонт эшләре башланачак.
Стәрлетамак шәһәрендә дә Агыйдел елгасы аша салынган күперне реконструкцияләү эшләре башланачак.
Шунысы шатлыклы: быел күрелгән чаралар нәтиҗәсендә юл фаҗигаләрендә үлем очраклары былтыргы белән чагыштырганда 18,8 процентка кимегән. Бу Русия төбәкләре арасында иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе.
Читайте нас: