Барлык яңалыклар

Ир-егетләр, йоклап ятмыйк! “Ата капиталы” безне көтә!

"Демография" гомумдәүләт проекты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. Моңа кадәр ул, нигездә, аналарга дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән иде. Хәзер инде әтиләргә дә бәхет елмаерга тора. “Ата капиталы” алу өчен күп кирәкми. Бары тик гаиләле һәм өч бала атасы булу да җитә.

"Демография" гомумдәүләт проекты Владимир Путинның “май указлары” нигезендә тормышка ашырыла. Моңа кадәр ул, нигездә, аналарга дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлтелгән иде. Хәзер инде әтиләргә дә бәхет елмаерга тора. “Ата капиталы” алу өчен күп кирәкми. Бары тик гаиләле һәм өч бала атасы булу да җитә
Әлеге мәсьәлә буенча Русия Иҗтимагый палатасының Гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм буенча комиссиясе Закон проекты тәкъдим итеп, аның буенча җәмәгатьчелек тикшерүе үткәрергә карар иткән.
Бу башлангычның авторы, комиссия рәисе урынбасары Сергей Рыбальченко билгеләвенчә, мондый ярдәм өченче бала тугач бирелергә тиеш. Ата капиталы ананыкын тулыландырачак һәм барлык балалар да бер гаиләдә туып тәрбияләнгән, ә ата белән ана рәсми никахта булган очракта гына түләнәчәк. Капиталның күләме әлегә билгеләнмәгән. Әулай да ул ана капиталыннан ким булмас дип фаразлана. Закон 2020 елдан үз көченә керергә тиеш.
Ир-егетләр, йоклап ятмыйк! “Ата капиталы” безне көтә!
Читайте нас: