Барлык яңалыклар

Ашыгыч ярдәм машиналар алырга ашыга

Башкортстанның ашыгыч ярдәм хезмәте яңа машиналар белән тулыландырылачак. Бу максатка барлыгы 25 яңа машина алыначак.

Башкортстанның ашыгыч ярдәм хезмәте яңа машиналар белән тулыландырылачак. Бу максатка барлыгы 25 яңа машина алыначак. Моның өчен 72,5 миллион сум акча бүлү каралган. Машиналар Уфадан тыш Стәрлетамак, Нефтекама, Салават һәм Октябрьский шәһәрләренә дә җибәреләчәк.
Аукцион 22 ноябрьгә билгеләнгән. Ашыгыч ярдәм машиналары 15 декабрьгә кадәр алынырга тиеш.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы фәрманына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар арасында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты да бар. Аны тормышка ашыру өчен республикада 16,4 миллиард сум акча бүленә. Акчалар поликлиникалар ачу һәм төзекләндерү, күчмә медицина корылмалары сатып алу, кадрлар белән тулыландыру, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәш, хастаханәләрне заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү һәм башка максатлар өчен каралган.
Читайте нас: