Барлык яңалыклар

Урманнар яхшы сакланыр

Урман әзерләү өчен һәм янгынга каршы техника – барлыгы 30 автомобиль һәм 130 берәмлектән артык җайланма республиканың 16 хуҗалыгына һәм урман-янгын үзәгенә җибәреләчәк. Башкортстан өчен яңа техника "Экология" милли проектын һәм "Урманнарны саклау" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында сатып алынган.

Урман янгыннары үзәге базасында РБ Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә техника тапшырылды.
Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Илшат Фәйзрахманов, РБ Урман хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Шәрәфетдинов, шулай ук кайбер муниципаль районнар башлыклары катнашты.
Ильшат Фәйзрахманов шуны ассызыклап үтте: техника паркын модернизацияләү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәчәк, яшь белгечләрне җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.
Читайте нас: