Барлык яңалыклар

Син концертка бармасаң, концерт сиңа килә

Заман технологияләрен файдаланып, өйдән чыкмый гына ястыкта яткан килеш дөньяның теләсә кайсы почмагындагы концертларны карап хушланып була.

Уфада “Санлы мәдәният” проекты кысасында виртуаль заллар эшли башлады. Бу хакта башкала хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать буенча идарәсе җитәкчесе Шамил Абдраков хәбәр итте.

Виртуаль залларга “керү” мөмкинчелеге Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореографик көллиятендә, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа Дәүләт сәнгать институтында, Уфа сәнгать училищесында, урта махсус музыка көллиятендә, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге республика китапханәсендә һәм республиканың начар күрүчеләр өчен эшләгән китапханәсендә тудырылган.

Башкорт дәүләт филармониясенең дә виртуаль залы бар. Анда башкала халкы Русия һәм дөнья музыкасын онлайн тыңлаудан башка, шулай ук язмалар белән дә таныша ала.
Шамил Абдраков сүзләренә караганда, шәһәрнең үзәк китапханәсендә, үзәк китапханәнең үсмерләр бүлегендә һәм Шаһит Ходайбирдин исемендәге үзәк балалар китапханәсендә дә виртуаль заллар булдыру эше башланган.
Шулай итеп, заман технологияләрен файдаланып, өйдән чыкмый гына ястыкта яткан килеш дөньяның теләсә кайсы почмагындагы концертларны карап хушланып була.
Читайте нас: