Барлык яңалыклар

Әллә эшкуар буласы?

Русия Федерациясе Президенты В.В. Путинның май Указы белән расланган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында БР Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе инде берничә ел бушлай шәхси консультацияләр үткәрә.

Теләгән кеше эшкуарлык эшчәнлеген алып бару яки үз эшен ачу белән бәйле теге яки бу мәсьәлә буенча эксперт белән аралаша һәм квалификацияле киңәш ала ала. Консультацияләрне кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр үткәрә.
25 ноябрьдә «Кече һәм урта бизнес өчен салым салуның актуаль мәсьәләләре» буенча «Ваш учёт» ҖЧҖ директоры Любовь Юрьевна Труш консультация бирәчәк.
2 декабрьдә «Электрон хезмәт кенәгәләрен кертү. Электрон кадрлар документлары әйләнешенә күчү» темасына семинар-консультация узачак. Аны «Системалы карарлар» ҖЧҖ директоры урынбасары Людмила Сергеевна Пестышева җитәкләячәк.
9 декабрьдә “Товар билгесен теркәү” темасына сорауларга Интеллектуаль милекне яклау буенча республика үзәге җитәкчесе Таюсов Андрей Петрович җавап бирәчәк.
16 декабрьдә "Хокукка каршы һөҗүм итүләрдән хокукый яклау. Сезнең бизнесның иминлеге" темасы буенча Емельянов Вячеслав Николаевич, "Блиц" Шәхси сак предприятиесе ҖЧҖ директорлар советы рәисе, консультацияли.
Консультацияләр Уфа шәһәре, Индустриаль шоссе урамы, 44/1, павильон 6, каб. 6-22 адресы буенча узачак.
Телефон буенча алдан теркәлү. (347) 264-62-90, 243-38-37, e-mail: [email protected].
Читайте нас: