Барлык яңалыклар

Агыйдел аша күпер кайчан төзелеп бетәр?

Уфада быел Агыйдел елгасы аша Воровский урамына тоташучы яңа күпер төзелә башлады. Бу эш бюджет һәм В. Путин имзалаган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында алып барыла.

Уфада быел Агыйдел елгасы аша Воровский урамына тоташучы яңа күпер төзелә башлады. Бу эш бюджет һәм В. Путин имзалаган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында алып барыла.
Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, проектка ярашлы, 7 нигезгә металл коелма куелачак. Күпернең озынлыгы 688 метр, 3 хәрәкәт полосасы булыр дип көтелә. Күперне 2021 елның декабренә тапшырырга планлаштырыла.
Башкортстанда күперләрне ремонтлау кызу бара. Быел 28 күпернең яңартуы көтелә. Ә инде 12 күпер өр-яңадан төзеләчәк.
Күперләрне төзәтү ел буе гамәлгә куела. Аның максаты – автотранспорт ияләре, пассажирлар мәнфәгате. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хакта үзенең социаль сәхифәләрендә хәбәр итә.
Быел республикада социаль проблемаларны хәл итү, яңа объектлар төзү өчен 68 миллиард сумнан артык акча сарыф ителәчәк.
Читайте нас: